“АШЫГЫЧ ЯРДӘМ“ГӘ АШЫГЫРГА ЯЗМАСЫН
Урамнан махсус уты (мигалкасы) кушылган ашыгыч ярдәм машинасы узган вакытта берәү дә битараф кала алмыйдыр. Димәк, кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең нинди җаваплы вазифа башкаруларын чамалавы авыр түгел. Һөнәри бәйрәмнәре якынлашканда без дә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре белән очраштык.